«Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр төрле халыкларның орнаментлары белән таныштылар

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Людмила Җамалетдинова декоратив-гамәли иҗат буенча мастер-класс үткәрде.

Чарада катнашучылар чуваш, татар, таҗик бизәкләре рәсемнәрен башкару нигезләрен өйрәнделәр. Үз рәсемнәрен ясаганчы, социаль хезмәт алучылар «халык орнаменты» төшенчәсе белән таныштылар. «Россия – күпмилләтле дәүләт, һәм аның территориясендә үз теле, традицияләре, мәдәнияте булган 190дан артык халык яши. Һәр халыкның үз танылган орнаменты бар», – дип сөйләде Людмила Җамалетдинова.

Һәр катнашучы күңеленә хуш килгән орнаментны сайлап алды һәм аны халык бизәкләре ясау традицияләре буенча буяды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International