Менделеевск районында өлкәннәрне медицина учреждениеләренә китерү дәвам итә

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Менделеевск муниципаль районындагы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү эшен дәвам итә.

«Өлкән буын» федераль проекты өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә, аларның актив озын гомерле булуы өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Профилактик медицина тикшерүләрен һәм диспансерлаштыру үткәрү өчен беренче кварталда район медицина учреждениеләренә Бәзәкә, Абалач, Бөрешле, Енабердино, Ижевка, Камай, Монашево, Монай, Песәй, Иске Гришкино, Татар Чаллысы, Тойгуҗа, Турай авыл җирлекләреннән 499 өлкән яшьтәге гражданны китерү планлаштырыла.

Бүгенге көндә Менделеевск районында диспансерлаштыруны 330 өлкән кеше узды инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International