19 нчы март көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Ата-аналар өчен мәктәпнең чираттагы утырышын уздырдылар. Чарада 23 кеше катнашты.
Табиб-педиатр Л. А. Потес ата-аналарга интеллект үзенчәлекләре булган кешеләр өчен чын-чынлап инклюзив дөнья булдыруга юнәлтелгән Махсус Олимпиаданың булачак Бөтендөнья кышкы уеннары турында мәгълүмат бирде. Уеннар шулай ук Махсус Олимпия хәрәкәтенең сәламәтлек саклау, мәгариф һәм спортчылар өчен лидерлык өлкәсендә эше өчен мөһим платформа тәэмин итәләр, дип сөйләде белгеч. Шулай ук ата-аналар зарядканың төрле төрләрен үтәү буенча киңәшләр алдылар.
Социаль эш буенча белгеч М. А. Белова һәм тәрбияче Э. В. Нигъмәтҗанова катнашучыларга вак моториканың нәрсә икәнлеге һәм аны ничек үстерергә кирәклеге турында сөйләделәр. Ата-аналар өй шартларында вак моториканы үстерү өчен нинди уеннар оештырырга мөмкин икәнлеген белделәр. Аларны бармак гимнастикасына, камыр белән эшләү техникасына һәм пластилинографиягә өйрәттеләр.