Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Идел буе халыклары мәдәнияте» дигән музыкаль-уен чарасы узды. Ул туган телгә сакчыл караш, туган телең өчен горурлык, ата-бабаларың, халкың, мәдәниятеңә кагылышлы булу хисен формалаштыруга юнәлтелгән иде.
Программа барышында өлкәннәр Татарстан территориясендә яшәүче төрле халыкларның мәдәни традицияләрен искә төшерделәр, төрле телләрдә җырлар һәм такмаклар тыңладылар, бию номерларын карадылар, шигырьләр сөйләделәр, милли уеннарда актив катнаштылар.
Чара Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров башкаруында «Туган тел» җырын тыңлау белән тәмамланды.
