Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенең бүгенге көнгә булган саннарына караганда, 12 нче апрельдән 19 на чаклы республикада 2 үлем белән тәмамланган, 2 авыр һәм 1 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы 12 се көнне «Нижнекамскнефтехим» ААҖдә була. 1 нче сәнагать зонасында төзекләндерү эшләре алып барган вакытта участокның 55 яшьлек өлкән мастеры вафат була.
Узган хисап атнасы өчен икенче үлем очрагы шулай ук Түбән Камада теркәлә. «Каммеханомонтаж» ЯАҖдә 60 яшьлек монтажчы техник тәнәфес вакытында шахта баскычы һәм эстакада арасына егылып төшә һәм үлә.
Казанда исә 2 авыр җәрәхәт очрагы була. Беренчесе Россиянең ФКУ ИК-2 УФСИН оешмасында теркәлгән. Чуен койган вакытта торба арматурасы корпусы формовщикның табанына килеп төшә, нәтиҗәдә ул аягын нык кына җәрәхәтли. «Нэфис-Косметикс» ААҖдә исә икенче авыр җәрәхәт очрагы теркәлгән. Биредә 52 яшьлек хезмәткәр зыян күргән. Поддон аның аягына килеп төшә, һәм ул аяк сөяген сындыра.
Ә менә төркемле бәхетсезлек очрагы исә Мөслим районында урнашкан «Строймелиосервис» ҖЧҖдә теркәлгән. Актаныш-Мөслим юлында юл-транспорт һәлакәте була. Анда әлеге предприятиедә эшләүче ике хезмәткәр зыян күрә. Шуларның берсенең гомере өзелә.
Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча да тикшерү бара.