Лениногорск районында тармакның актуаль мәсьәләләре буенча зональ семинар узды

2021 елның 19 марты, җомга

Бүген Лениногорск районында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашында зональ семинар узды.

Чарада Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Чирмешән, Ютазы муниципаль районнарының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балалар белән индивидуаль тернәкләндерү эше турында фикер алыштылар.

Шулай ук чара кысаларында катнашучылар тәкъдим ителгән темалар буенча фикер алыштылар һәм кызыксындырган сораулары буенча тулы мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International