Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 18 мартта оештырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.
«Россия почтасы» АҖ, «Лениногорск РҮХ» ДАССУ, «Колос» ҖЧҖ, «Карлен компаниясе» ҖЧҖ, «Ремнефтегаз» ҖЧҖ эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим иттеләр: геодезист, транспорт буенча инженер, ПТО начальнигы, хисапчы, шәфкать туташы, фельдшер, машина йөртүче-экспедитор, пешекче, тегүче, чигү машинасы операторы, электромонтер, җыештыручы, ишегалды җыештыручы һ. б.
Вакансияләр ярминкәсендә 94 кеше булды. Алар барысы да вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча мәшгульлек үзәге белгечләреннән консультация алдылар.
35 кеше эшкә юллама алды.