«Балигъ булмаганнарны хокукый тәрбияләү» дигән дәресләр циклы кысаларында Казан шәһәренең Яңа Савин районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен «Минем хокукларым – минем җаваплылык» дигән төркемле дәрес уздырдылар. Чараның максаты – балигъ булмаганнарны хокукый агарту.
Дәрестә балалар балигъ булмаганнарның хокуклары, бурычлары, хокук бозуларның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында «Яшүсмер һәм закон» видеоролигы карадылар. Шулай ук алар хокук викторинасында катнаштылар һәм законнар өлкәсендә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Чара «Җинаять һәм җәза» сюжетлы-рольле уен белән тәмамланды.
Шундый ук чараны Вахитов районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре үткәрде. Яшүсмерләргә «Әдәби геройларның хокуклары» дигән уен-викторина һәм төрле кызыклы биремнәр тәкъдим иттеләр. Дәрес кроссворд чишү буенча бәйге белән тәмамланды.
Чаралар яшүсмерләрдә әхлакый сыйфатлар, үз гамәлләре өчен җаваплылык формалаштыруга ярдәм итте.