«Шәфкать» үзәге белгечләре менталь тайпылышлары булган затлар өчен дәрес уздырды

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

16 нчы март көнне Тукай муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары һәм педагоглары менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге тору төркемендә дәрес уздырдылар.

Дәрес башында разминка һәм «Ксенобиология, яки Фантастик җан ияләре тормышы» дигән өстәл уены, шулай ук «Авыруга мөнәсәбәт тибы» сораштыруы үткәрелде. Чара «Мин барысын да эшли алам!» релаксациясе белән тәмамланды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, көндезге тору төркемнәрендә эш инвалидларны җәмгыятьттә социальләштерүгә, социаль-көнкүреш күнекмәләрне үзләштерүгә сәләтләрне формалаштыруга, тулы канлы тормыш алып баруга юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта көндезге тору төркеменә интеллект бозылу, аутик спектр бозылу, Даун синдромы булган 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге инвалидлар арасыннан кешеләр туплау дәвам итә. Дәресләр ярымстационар формада, түләүле һәм түләүсез нигездә үткәрелә.

Белешмәләр өчен телефон: (8552) 70-14-80.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International