Кичә, 16 нчы март көнне, Алабуга муниципаль районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безнең якның күчмә кошлары» дигән темага дәрес узды. Чара балаларның кошларның яшәү төрләре һәм шартлары турында күзаллауларын гомумиләштерүгә юнәлтелгән иде.
Дәрестә балалар тематик видеолар карадылар, кошлар тавышы язылган аудиоматериаллар тыңладылар. Балаларның чара темасы белән кызыксынуларын арттыру өчен, тәрбиячеләр викторина һәм модульле аппликация техникасы буенча мастер-класс үткәрделәр. Уртак эштә катнашып, балалар иҗади кызыксыну, фантазия күрсәттеләр.