Бөгелмә районында хезмәт ветераны 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларны туган көннәре белән котлыйлар.

15 март көнне үзенең юбилеен Дәймә Нургали кызы Рамазанова билгеләп үтте. Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, 2 төркем инвалидка 95 яшь тулды.

Дәймә Нургали кызы 60 ел татар теле укытучысы булып эшләгән. Бүген ул өйдә социаль хезмәтләр алучы булып тора. Хезмәт ветеранына социаль хезмәткәр Розалия Кулагина ярдәм итә.

Юбилярны юбилее белән котларга якыннары, хезмәттәшләре, башкарма комитет, ветераннар советы һәм «Дуслык» клубы вәкилләре килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International