Ел саен мартның өченче сишәмбесендә Бөтендөнья социаль эш көне билгеләп үтелә. Быел бәйрәм 16 мартка туры килде.
Кичә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры республиканың Биектау, Теләче, Әтнә, Балтач һәм Кукмара муниципаль районнарында булып кайтты. Эльмира Зарипова актуаль мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте, шулай ук Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты.
«Социаль эш күпкырлы һәм авыр һәм сездән сабырлык, түземлек һәм һөнәри осталык таләп итә», – дип мөрәҗәгать итте ведомство башлыгы белгечләргә. Ул тармак хезмәткәрләрен Бөтендөнья социаль хезмәт көне белән котлады, аларга һөнәри уңышлар һәм иминлек теләде.
