16 март көнне Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Спорт экспрессы» чарасы узды. Программа Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе белән берлектә оештырылды.
Балалар өчен эстафеталар һәм күңелле уеннар үткәрелде. Үсеш үзенчәлекләре булган балалар белән эшләгәндә «Яшь атлет» программасының киңәшләре кулланыла.
«Яшь атлет» – физик форманы саклау өчен күңелле уеннар һәм күнегүләр. Программа ярдәмендә 2 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган һәм сәламәт балалар беренче спорт күнекмәләрен ала, моторика һәм күрү координациясен үстерә. Шулай ук ул гаилә әгъзаларына һәм әйләнә-тирәдәгеләргә балаларны социальләштерү процессына кушылырга, алар белән бергә үз казанышларына сөенергә мөмкинлек бирә.
Балалар спорт бәйрәме белән мавыккан арада, ата-аналар интерактив модульдә булдылар, анда балалар һәм өлкәннәр өчен өй шартларында нинди активлыклар оештырырга мөмкин икәнлеген белделәр, сәламәт яшәү рәвеше һәм дөрес туклану нигезләре турында сөйләштеләр.
«Спорт экспрессы» чарасы республикада 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында үткәрелә.
Фото чыганагы: Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең студентлар медиаүзәге