Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Балтач муниципаль районында булып, ветеран Мөдәрис Зәки улы Зәкиевне юбилее белән котлады.
М. З. Зәкиев Балтач районының Таузар авылында туа. Ул 14 яшеннән «Көрәш» колхозында эшли башлый, һәрвакыт эшкә намуслы караш белән аерылып тора.
1943 елда Мөдәрис Зәки улын армиягә алалар. Батырлык, чыдамлык өчен ул II дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, Жуков медале һәм Бөек Ватан сугышының юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң М. З. Зәкиев төрле эшче булып, аннары колхозда терлекче булып эшли. Ул анда пенсиягә чыкканчы эшли.
Мөдәрис абый – атлар яратучы кеше. Бу хайваннар белән ул сугышта да, тыныч тормышта да аерылгысыз була. Бүген ул бу тарихларны үсеп килүче буынга сөйләргә ярата. Балалар сугыш чоры турында хикәяләрне дә кызыксынып тыңлыйлар. Шулай итеп, мавыктыргыч әңгәмәләр белән, сугыш ветераны балаларда туган җиргә мәхәббәт тәрбияли.
Хәзерге вакытта Мөдәрис Зәки улы өч кызының берсе белән яши, аның алты оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.
Юбилее көнендә ветеран мактаулы кунаклар исеменнән ихлас котлаулар һәм бүләкләр кабул итте. Эльмира Зарипова ветеранга озак елларга ныклы сәламәтлек, актив озын гомер һәм тыныч күк йөзе теләде.
Шулай ук Балтач районына эш сәфәре кысаларында министр гражданнарны кабул итте һәм Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты.
