«Бергә – балалар хакына!» Бөтенроссия форумы сентябрь аенда узачак

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды тарафыннан үткәрелә торган «Бергә – балалар хакына!» XII Бөтенроссия форумы 2021 елның сентябрендә Сургут шәһәрендә узачак.

2021 ел форумы 11 ел эчендә эшләнгән иң яхшы практикаларны берләштерәчәк: актуаль темалар, кызыклы программа, традицион форумнарның җылы атмосферасы һәм заманча коммуникация форматлары, онлайн-технологияләрне куллану аркасында чарага бөтен ил кушылу мөмкинлекләре.

Оештыручылар Россия Федерациясе субъектларыннан, муниципаль берәмлекләрдән, коммерциячел булмаган оешмалардан делегацияләр көтәләр. Электрон ресурста нәтиҗәле социаль практикалар виртуаль күргәзмәсе һәм эшлекле программа чаралары илнең иң ерак почмакларыннан теркәлгән барлык катнашучыларга да үтемле булачак.

2021 елгы форумның темасы – «Балалар иминлеге өчен яңа чишелешләр». Ул гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү, актуаль милли максатларны хәл итү өлкәсендә системалы чишелешләрнең тормышка ашуын күрсәтергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International