11 мартта Яр Чаллыда 3 нче санлы шәһәр сырхауханәсенең хезмәткәрләре белән мәгълүмати очрашу узды. Чарада социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары А. С. Тимошенко һәм «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Т. Ю. Фәссахова катнашты.
Очрашуда катнашучылар даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны ачыклау механизмы, Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасында катнашучы органнар һәм оешмаларның ведомствоара хезмәттәшлеге регламенты, өйдә озак вакыт карауга мохтаҗ кешеләр турында мәгълүматларның үз вакытында җиткерүнең әһәмияте турында фикер алыштылар.
Медицина хезмәткәрләре тарафыннан «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» мәгълүмат системасында («Озак вакыт карау системасы» ярдәмче системасында), функциональ активлыгы түбән булган өлкән кешеләр турында мәгълүматлар күрсәтеп, сигнал карталарын формалаштыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.
Медицина хезмәткәрләренә социаль хезмәтләр төрләре һәм исемлеге, социаль хезмәтләр күрсәтүгә 2021 елга расланган тарифлар турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук аларга социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасы төшенчәсе, аның үзенчәлекләре һәм эчтәлеге, түләүле һәм түләүсез нигездә социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары турында, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә озак вакыт карау системасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган стационар алыштыручы технологияләр турында сөйләделәр: «Мобиль бригада», «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә», «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе», көндезге тору төркеме.
Ахырда барлык катнашучыларга да комплекслы үзәк эшчәнлеге турында буклетлар һәм мәгълүмати материаллар таратылды.