«Солнечный» тернәкләндерү үзәгендә Туган тел көне узды

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Казанның «Солнечный» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм чарасы узды.

Туган тел көне кысаларында үзәк карамагындагылар үзләренең осталыкларын һәм татар халкының гореф-гадәтләрен белүләрен күрсәттеләр. «Тәрҗемәчеләр» конкурсы катнашучыларга бигрәк тә ошады: балалар бик теләп рус теленнән татарчага һәм киресенчә сүзләр һәм җөмләләр тәрҗемә иттеләр.

Чара һәркемгә дә таныш «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International