Алабуга интернат-йорты озак вакыт карау системасын булдыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты

2021 елның 16 марты, сишәмбе

2020 елдан «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыруда катнаша.

Шушы көннәрдә Алабугага тәҗрибә алу өчен Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре килде. Алабугалылар социаль хезмәт күрсәтү һәм медицина ярдәмен үз эченә алган эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Шулай итеп, социаль хезмәткәр Лилия Васылова озак вакыт карау системасы буенча документация алып баруның нечкәлекләре, индивидуаль карау планнарын эшләү һәм алып бару үзенчәлекләре турында сөйләде. Медицина шәфкать туташы Марина Рәхмәтуллина коллегаларына медицина документларының үзенчәлекләре, караучыларның эше, ашату һәм гигиена процедураларының үтәлеше турында сөйләде, берничә торак бүлмә күрсәтте.

Шулай ук кунакларга «Демография» илкүләм проектына һәм «Старость в радость» Хәйрия фонды эшчәнлегенә багышланган мәгълүмат стендларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International