Авыручы кешеләр үзләренә аерым игътибар һәм профессиональ карау таләп итә. Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар тәүлек буе квалификацияле персоналның игътибар үзәгендә.
Учреждениедә «Демография» илкүләм проекты кысаларында озак вакыт карау системасы кертелүгә бәйле рәвештә, караучылар (сиделкалар) укытылды һәм эшкә алынды. Алар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, моның өчен персонал белән даими дәресләр оештырыла.
Кичә өлкән шәфкать туташы А. Г. Трембицкая караучылар белән чираттагы дәрес үткәрде. «Хәрәкәтләнмәүче социаль хезмәт алучыны урын өстендә түшәк кырыена күчерү» дигән актуаль тема буенча фикер алыштылар. Бу манипуляция авыручыларны караганда һәм өзлегүләр белән көрәштә бик мөһим. Авыруны дөрес хәрәкәт итә белү шулай ук караучы эшен дә җиңеләйтә.