15 март көнне Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Яшүсмер» клубы очрашуы оештырылды. Чара видеоэлемтә режимында узды.
Чарада төрле категория гаиләләрдән балигъ булмаган балалар катнашты. Социаль педагог балаларга табигатьтә яз көне булган үзгәрешләр турында сөйләде. Педагоглар белән бергә балалар язгы чорда урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар, биналар янында куркынычсызлык чараларын үтәүнең мөһимлеген ассызыкладылар.
Аннары бүлекчә психологы «Гармониягә юл» темасына төркемле тренинг үткәрде. Чара ахырында катнашучыларга Дейл Карнегиның «Ничек дуслар яуларга һәм кешеләргә йогынты ясарга» китабын укырга тәкъдим ителде.