Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Биектау муниципаль районында булды.
Сәфәр кысаларында ведомство башлыгы гражданнарны кабул итте, аның барышында татарстанлыларны борчыган сорауларга җавап бирде. Бүген килеп ирешкән барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды.
