Яр Чаллыда тернәкләндерү үзәгендә профилактик дәрес үткәрделәр

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең компьютер классында хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова «Социаль челтәрләрдә мошенниклык» темасына дәрес үткәрде. Чарада биш социаль хезмәт алучы катнашты.

Дәрес гражданнарның компьютер грамоталылыгын һәм социаль челтәрләрдә мошенниклыкның төрле төрләре турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән иде.

Социаль хезмәт алучылар «Интернет-мошенниклардан үзеңне ничек сакларга?», «Коронавирус чорында мошенниклык», «Мошенниклык һәм пандемия», «Сак булыгыз, мошенниклар!» видеороликлары карадылар. Тернәкләнүчеләргә алдау һәм мошенниклар корбаны булмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеген тагын бер кат искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International