11 март көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча 12 кеше укуга кереште. Эшсез гражданнар «Маникюр буенча белгеч» программасын үзләштерәчәк.
Укулар «Квалификация үсеше төбәк агентлыгы» АКБО базасында уза. Курсларны тыңлаучылар база, аппарат маникюры техникасы нигезләренә өйрәнәчәкләр. База программаларына өстәп, укучылар тырнак дизайны курсы да узачак.