Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Якты дөнья» дип исемләнгән мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр өчен халыкара фестивальдә катнаштылар. Фестивальнең девизы – «Үзенчәлекле кешеләр безнең дөньяны яхшырак итә!».
Заманча интернет-тирәлек мөмкинлекләре чикле балаларның иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрен үстерү буенча онлайн-режимда эш оештыру мөмкинлеге бирә.
Үзәк белгечләре балаларны «Минем якты дөньям» номинациясендә катнашу өчен әзерләделәр, анда балалар үзләренең иҗатларын һәм мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Шулай ук тернәкләндерү үзәге белгечләре «Минем искиткеч тәрбияләнүчеләрем» номинациясендә катнаштылар һәм үз карамагындагыларның төрле иҗади юнәлешләрдәге казанышлары турында сөйләделәр.
Мондый чаралар, үзәк педагоглары сүзләренә караганда, тернәкләндерүнең коррекция-тәрбия процессына ата-аналарны актив җәлеп итәргә ярдәм итә.