Биектау районында гаиләгә тәрбиягә алынган әбигә 96 яшь тулды

2021 елның 16 марты, сишәмбе

14 мартта республиканың Биектау районында яшәүче Низаметдинова Шәмсеруй Низаметдин кызы үзенең туган көнен билгеләп үтте. Аңа 96 яшь тулды.

Шәмсеруй Низаметдин кызы гомер буе колхозда эшли. Ни кызганыч, үзенең гаиләсен корырга насыйп булмаган. Әмма «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» социаль проекты ярдәмендә Шәмсеруй әби тату Сафиннар гаиләсендә, кайгыртучанлык һәм игътибар тоеп яши.

Бу бәйрәм көнендә аны «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре дә котлады. Алар Шәмсеруй Низаметдин кызына чәчәк бәйләме, бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International