Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында республика территориясендә вакытлыча хезмәт эшчәнлеген башкару өчен чит ил гражданнарын икътисадка җәлеп итү турында килешүгә кул куелды.
Россия Федерациясенә чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны кертүне вакытлыча чикләү чорында беренче булып РФ икътисадына чит ил гражданнарын җәлеп итү буенча гамәлләр алгоритмы кысаларында килешүгә кул куйган предприятие «7 нче төзелеш-монтаж идарәсе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте булды.