Алабуганың “Яңа йорт” приюты карамагындагы балалар музыка дөньясы белән таныштылар

2013 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе
Алабуганың “Яңа йорт” балалар һәм яшүсмерләр өчен приюты  карамагындагы балалар Алабуга сәнгать көллиятенең театр студиясендә һәм Энвер Бакиров исемендәге музыка мәктәбендә булып кайттылар.
Чара барышында көллият укытучылары сөйләм техникасына, актерлык һөнәренә, тән пластикасына багышланган мастер-класс дәресләре уздырды. Шулай ук йодрыклап, шпага һәм кылыч белән сугышу трюкларын да күрсәттеләр.
Укытучылар студентлар белән бергә төрле күнегүләр ярдәмендә матур хәрәкәт итү осталыгын, тән һәм хисләр белән идарә итү юлларын камилләштереп булуы турында да сөйләделәр.
Музыка мәктәбендә ятимнәр йорты карамагындагы балалар музыкаль этюдлар карады, төрле музыкаль кораллар белән танышты.
Әлеге чара “Маска” балалар музыкаль театры” проекты кысаларында уздырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International