ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры республиканың мәшгульлек үзәкләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте

2013 елның 19 апреле, җомга
Хөрмәтле коллегалар!
   Сезне мәшгульлек хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелемнән тәбрикләргә рөхсәт итегез!
   Халыкны эш белән тәэмин итү – республикабызда алып барылучы социаль сәясәтнең иң мөһим юнәлешләренең берсе. Меңләгән белгечләрнең халыкны эш урыннары белән тәэмин итү, сәламәт көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру буенча куйган көндәлек, авыр, әмма мактаулы хезмәтләре нәтиҗәсендә Татарстаныбызның хезмәт базары тотрыклы хәлдә саклана. Сез инде егерме елдан артык үз-үзегезне изге хезмәткә багышлыйсыз – авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә хезмәт урынлы, һөнәрле булу өчен эшлекле киңәшләр биреп, аларга дөрес юл күрсәтәсез.
  Иманым камил, югары һөнәри осталык, иҗади активлык, максатчанлыгыгыз сезгә яңадан-яңа уңышлар китерер. Бергә-бергә, кул тотынышып эшләсәк,   республикабызны яшәү һәм эшләү өчен тагын да уңайлырак итәрбез дип өметләнәм.
  Бүген сезнең бер дә җиңел булмаган, әмма республика халкына иртәгәсе көнгә ышаныч бүләк итүче игелекле, нәтиҗәле хезмәтегез өчен ихлас йөрәгемнән рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Үзегезгә, якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм гаилә җылысы телим. Эшегездә бары уңышлар гына юлдаш булсын!
Тирән ихтирам белән,
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International