2 нче март көнне Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге төркемдә чираттагы очрашу оештырылды. Исегезгә төшерәбез, төркем интеллектуаль үсешендә төрле тайпылышлары булган яки психик авырулардан интегүче 18-40 яшьлек затлар өчен булдырылган.
Көн программасына шәхси сыйфатлар, мавыгулар, көн режимын дөрес оештыру, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану турында әңгәмәләр, шулай ук уен терапиясе, арт-терапия һәм кинотерапия элементлары белән төркемле дәрес кергән иде. Чарада катнашучылар зур кызыксыну һәм энтузиазм белән тернәкләндерү процессына кушылды.
Әлеге категория гражданнар белән эшләү төрле социаль рольләрне уңышлы башкарырга, социаль мөнәсәбәтләрнең һәм тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләренә чыннан да кушылырга мөмкинлек бирә торган сәләтләрне яңадан торгызуга (формалаштыруга), инвалидның җәмгыятькә интеграцияләнүе өчен социаль-психологик компетентлык формалаштыруга юнәлтелгән.