Биектау районында гаиләгә тәрбиягә алынган әбине котладылар

2021 елның 5 марты, җомга

5 нче март көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре яңа гаиләгә тәрбиягә алынган Шәмсеруй Низаметдин кызы Низаметдинова янына барып кайттылар. Кунаклар 95 яшьлек әбигә нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, аны якынлашып килүче яз бәйрәме белән котладылар һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Шәмсеруй Низаметдин кызы гомер буе туган авылында эшли. Ни кызганыч, ул үз гаиләсен кормаган. Әмма «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» социаль проекты ярдәмендә әби якын кешеләрен таба. Шәмсеруй апа тату Сафиннар гаиләсендә яши, кайгыртучанлык һәм игътибар тоеп яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International