Хезмәт барыннан да өстенрәк

2021 елның 5 марты, җомга

Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кызыклы кеше яши – Владимир Зыков. Шәһәр кешесе булуга карамастан, Владимир Зыков йорт хуҗалыгын һәм җир эшен бик ярата. Интернат-йортта ул күңеленә хуш килгән шөгыль тапкан.

Владимирның һәр иртәсе территорияне җыештырудан башлана. Нинди ел фасылы булуга карамастан, ул тырышып юл һәм тротуарларның чисталыгын кайгырта. Көз көне социаль хезмәтләр алучы корыган яфракларны себерә, ә җәен чәчәк бакчасын карый, үсемлекләргә су сибә. Менә инде бишенче ел учреждение бакчасы Владимир Зыковның кайгыртучан һәм хезмәт сөючән кулларын көтә.

Үз теләге белән һәм рәхәтләнеп башкарган бу эш интернат-йортта яшәүчегә шатлык бүләк итә. «Мин табигатьне һәрчак яраттым. Өстәвенә, бакчада эшләү сәламәтлек өчен дә файдалы», – ди Владимир Зыков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International