Министрлык май аендагы яллар хакында хәбәр итә

2013 елның 16 апреле, сишәмбе
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең  күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
 РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә  түбәндәге көннәр эшләми торган ял көннәре булып санала:
1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме,
9 май – Җиңү Көне.
Хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатларыннан чыгып, РФ Хөкүмәтенең 2012 нче елның 15 нче октябреннән 1048 нче номерлы  “2013 нче елда ял көннәрен күчерү турында”гы карарына нигезләнеп, 2013 нче елда түбәндәге ял көннәре күчерелә:
5 гыйнвар  шимбәсеннән -  2 май, пәнҗешәмбегә;
6 нчы гыйнвар, якшәмбедән -  3 нче май җомгасына;
25 нче февраль, дүшәмбедән  - 10 нчы май, җомгага.
Шулай итеп, эш атнасын  биш көнлек дип караганда, 2013 нче елда 1, 2, 3, 4, 5 май көннәре, шулай ук 9, 10, 11, 12 нче май ял көне булып исәпләнәчәк. Ә 6, 7, 8 май көннәре – эш көне була.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International