8 Март алдыннан Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Ягез әле, кызлар!» бәйрәм программасы узды. Чараның максаты балаларның коммуникатив күнекмәләрен үстерү һәм әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү иде.
Конкурста ике кызлар командасы катнашты. Катнашучыларга команданы үзенчәлекле тәкъдим итәргә һәм көндәшләрен сәламләргә, зирәклек һәм җитезлек күрсәтергә кирәк иде.
«Салават күпере» һәм «Тузганаклар» командалары үз капитаннары белән төрле конкурсларда катнашып, кунакларны талантлары белән шаккатырдылар. «Хуҗабикәләр» бәйгесендә кызлар пилмән ясадылар, «Көл кызы» бәйгесендә бик җитез ярмалар чүпләделәр, шулай ук «Әни портреты», «Сеңелеңне киендер» иҗади бәйгеләрендә дә үз осталыкларын күрсәттеләр. Командалар капитаннары хип-хоп стилендәге бию номеры күрсәттеләр. Программаның матур өлеше малайлардан музыкаль бүләк булды.
Программа ахырында конкурста катнашучыларның барысы да кызыксындыру бүләкләре алды.