4 нче март көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр 8 нче Мартка багышланган бәйрәм чарасы уздырдылар.
Балалар шигырьләр сөйләделәр, «Үз балаңны таны», «Әнигә ярдәм ит» дигән күңелле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Кызларга барыннан да бигрәк «Мин иң-иңе» конкурсы ошады, аның барышында алар үзләрен бизәндерделәр.
Бу көнне балалар да, ата-аналар да бүләкләр алды. Тәрбияләнүчеләр әниләрен үз куллары белән ясаган кул эшләре белән сөендерделәр.
Бәйрәмдә барлыгы 30 кеше катнашты.