Кичә Арчаның “Өмет башлангычы” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Арчаның “Казан арты” этнография музеенда булдылар. Биредә алар “Дөньяның төрле почмакларындагы экзотик хайваннар” дигән күргәзмәдә катнаштылар.
Керү белән кунакларны Сэм каршы алды. Бу макака һәр бала белән кул биреп исәнләште. Төрле районнардан килеп, тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар “хайваннар дөньясында” булдылар. Питон, игуана, мадагаскар тараканнары, чаян, хамелеон, зур булмаган крокодиллар, олы диңгез һәм гигант коры җир ташбакалары аларның игътибарын җәлеп итте.
Балаларга монда яшәүчеләр турында тәфсилләп сөйләделәр, кызыклы экскурсия оештырдылар. Яшүсмерләр питонны сыйпарга, ташбаканы тотарга, йомранны ашатырга һәм макака Сэмны карамель белән сыйларга да өлгерделәр. Алар сахра һәм джунгли дөньясы хайваннары белән турыдан-туры аралаша алдылар.