Яр Чаллыда ветеран хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар

2021 елның 5 марты, җомга

8 Март алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын, социаль хезмәт алучыларны, якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Социаль тармак белгечләренә волонтерлар – Яр Чаллы политехника көллияте студентлары һәм аларның остазлары кушылды.

Волонтерлар ветеран хатын-кызларга азык-төлек җыелмалары тапшырдылар, шулай ук аларга озын гомер, нык сәламәтлек, туганнарының һәм якыннарының кайгыртучанлыгын һәм игътибарын тоеш яшәргә теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International