“Гаилә” Республика үзәгендә ябык типтагы учреждениеләрдән кайткан балигъ булмаганнарны күзәтүгә алу хакында сөйләшәчәкләр

2013 елның 16 апреле, сишәмбе

18 апрель көнне “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү мәгълүмати-методик үзәгендә семинар узачак. Темасы: социаль куркыныч төркемгә кергән балалар һәм гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтү технологиясе.

     Семинар кысаларында Татарстан Республикасы буенча балалар хокукы Аппараты вәкиллеге, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы әгъзалары, дин башлыклары  чыгышлары да көтелә.

     Оештырылган секция дәресләрендә яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль яктан ярдәм күрсәтү, ябык типтагы оешмалардан кайтарылган балигъ булмаганнарны күзәтүгә алу, шартлы рәвештә хөкем ителгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү кебек сораулар да күтәреләчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International