Республикада яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү актив бара. Бүген COVID-19дан прививканы Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасарлары Клара Таҗетдинова һәм Адель Мөбәрәкшин ясаттылар.
Вакцинацияләү алдыннан Министрлык җитәкчелеге вәкилләре табиб тикшерүе уздылар, аларга прививкадан соң үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, мәгълүмати белешмәлекләр тапшырдылар.
Бүген министр урынбасарлары өчен вакцинацияләүнең беренче этабы булды. «Спутник V» нең киләсе дозасын К. А. Таҗетдинова һәм А. Р. Мөбарәкшин өч атнадан соң алачаклар.
«Үземне яхшы хис итәм, бернинди авырту да булмады», – дип уртаклашты прививкадан соң хис-кичерешләре белән Адель Мөбәрәкшин. Ул билгеләп үткәнчә, вакцинацияләү – ул үз-үзеңне һәм якыннарыңны саклауның нәтиҗәле ысулы.
