Татарстанда эш эзләүнең төп инструменты – «Россиядә эш» («Работа в России») порталы. Ресурс дүрт елдан артык – 2015 елдан бирле эшли. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Бу гомумфедераль мәгълүматлар базасы, анда һәр эш бирүче үз шәхси кабинетында вакансияләр буенча үз ихтыяҗын формалаштыра. Бездә «Россиядә эш» порталында теркәлгән, эшчәнлеге үтә күренмәле булган эш бирүчеләр өчен преференцияләр күп. Бу күп кенә эш бирүчеләрнең порталда теркәлүенә ярдәм итте. Ресурс шулай ук хезмәткәр өчен дә уңайлы, чөнки ул үз төбәгендә һөнәр һәм хезмәт хакы дәрәҗәсен карый ала», – диде ул.
Гомумән алганда, бүген порталда 45,3 мең вакантлы урын тәкъдим ителгән, шуларның 6,8 меңе – яшәү урыны белән эш урыннары. Торак арендага тәкъдим ителә, я тулай торакта урын бирелә.
«Өйдән чыкмыйча, эш эзләү буенча бик күп сайтлар һәм тәкъдимнәр карамыйча гына порталда туры килә торган вакансияләрне карау, үз резюмеңны калдырып булу бик уңайлы», – дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.
Фото авторы: «Татар-информ» архивы