Татарстанда вакансияләр ярминкәләре аерым ярдәмгә мохтаҗ эш эзләүчеләр өчен үткәрелә. Бу – эшләргә теләүче пенсия алды яшендәге кешеләр, пенсионерлар һәм инвалидлар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Бу һәрвакытта да эш эзләүнең онлайн һәм дистанцион чараларыннан файдаланмый торган үзенчәлекле категория. Вакансияләр ярминкәләре еш кына нәкъ менә хезмәт базарында аерым ихтыяҗларга һәм кыенлыкларга дучар булган кешеләргә юнәлдерелә. Мондый чараларда хезмәткәрнең потенциаль эш бирүче белән турыдан-туры сөйләшә алуы, һичшиксез, «плюс» булып тора. Эш бирүче, үз чиратында, эш эзләүченең көчле якларына игътибар итә ала, чөнки һәрвакытта да профессиональ үзенчәлекләрне резюмеда чагылдырырга мөмкин түгел», – дип билгеләп үтте спикер.
Эльмира Зарипова вакансияләр ярминкәләре вакытында мәшгульлек хезмәтләре белгечләре кешеләргә тиешле эш урыны тәкъдим итә алалар, дип аңлатты. Узган ел республикада 350 дән артык вакансия ярминкәсе оештырылган, аларда 19 меңнән артык кеше катнашкан. Ярминкәләр нәтиҗәләре буенча 1 400 дән артык кеше эшкә урнаштырылган, ягъни эшкә юллама алган кешеләрнең 37 %.