«Гармония» үзәге белгечләре үз карамагындагыларны яз бәйрәме белән котлыйлар

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Ел саен Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үз карамагындагыларны яз бәйрәме белән котлыйлар. Быел да социаль хезмәт алучылар игътибарсыз калмады.

Бүген өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече һәм Буа ветеринария техникумының волонтерлары тыл хезмәтчәне Т. М. Боздунова өчен бәйрәм котлавы оештырдылар. Сәламәтлек һәм яхшы кәеф теләп, социаль эш буенча белгеч И. Р. Шәрипова өлкән кешегә «Преодоление» клубыннан балалар ясаган открытка һәм кул эшләнмәләрен тапшырды. Волонтерлар әбине шигырьләр һәм җырлар белән сөендерделәр.

Тамара Михайловна үз өендә мондый бәйрәмгә бик шат иде. Ул кунакларга игътибарлары һәм кызыклы ял оештыру өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International