Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы кушуы буенча Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Мин булдырам» үзәгендә булдылар.
Баулыда урнашкан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү буенча автоном коммерциячел булмаган оешма мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү һәм аларга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Үзәкне беренче төркем инвалид Марат Ильясов җитәкли. Ундүрт ел элек ул куркыныч авариягә эләккән һәм, нәтиҗәдә, тулысынча параличланган. Әмма даими физик һәм психологик-эмоциональ күнегүләр нәтиҗәсендә Марат аякка баса. Алга таба ул сәламәтлекләре буенча чикләнгән кешеләр өчен авторлык методикасын һәм тернәкләндерү программасын эшли.
«Мин булдырам» үзәгендә төрле яшь төркеме һәм категория мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең психологик-социаль һәм физик тернәкләндерү, адаптацияләү проблемаларын хәл итәләр. Биредә паралич суккан кешеләрне тернәкләндерү өчен 12 авторлык снаряды бар.
Кунаклар өчен экскурсияне үзәк җитәкчесе үзе үткәрде. Марат Ильясов коллегаларын тренажерларның эш принциплары һәм үзәкнең методикасы белән таныштырды. Учреждениенең эш тәҗрибәсе «Ветеран» тернәкләндерү үзәге эшендә һичшиксез кулланылачак, дип ышандырдылар Әлмәт белгечләре.
