2 нче март көнне Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә бер гаилә катнашында гаилә конференциясенә әзерлек узды. Исегезгә төшерәбез, «Гаилә конференциясе» технологиясе учреждениедә 2020 елның февраленнән гамәлгә ашырыла башлады, һәм ул гаилә өчен актуаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән.
Конференцияне үткәрү алдыннан, кагыйдә буларак, зур әзерлек эшләре алып барыла, бала проблемаларын хәл итү өчен белгечләр гаиләнең һәр әгъзасы белән очраша. Бу очрашуда яшүсмер психолог белән бергә социаль элемтәләр картасын төзеде, интервью сорауларына җавап бирде, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алырлык үзе өчен мөһим булган өлкәннәр һәм яшьтәшләре турында сөйләде. Шулай ук бала перспективалар картасы тутырды.
Әзерлек эш нәтиҗәсендә яшүсмер гаилә конференциясе үткәрүгә ризалыгын бирде. Анда гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре катнашында гаилә үзе проблеманы хәл итү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген хәл итәчәк.