Минзәләдә социаль хезмәт алучылар коронавирустан вакцинацияләүнең икенче этабын узды

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

3 нче март көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары яңа коронавирус инфекциясеннән икенче доза вакцина алдылар.

Вакцинацияләү алдыннан табиб кирәкле тикшерүне үткәрде һәм килеп чыгарга мөмкин реакцияләр турында сөйләде, вакцинацияләү үткәрүгә мәгълүмати ирекле ризалык тутырырга ярдәм итте.

Социаль хезмәтләр алучыларга прививкадан соң үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән белешмәлекләр тапшырылды. Учреждениенең социаль хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнар белән даими рәвештә әңгәмәләр үткәрәләр, аларга куркыныч инфекциягә каршы вакцинация кирәклеген аңлаталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International