Спас интернат-йортындагы ир-атлар бәйрәмгә котлау әзерли

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Язгы бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Стационар халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә бәйрәмгә әзерлек тулы куәтенә бара: кемдер үз куллары белән открыткалар ясый, кемдер – конфет һәм төсле кәгазьдән чәчәк бәйләмнәре, ә кемдер концерт номерларын өйрәнә.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар да 8 Мартка әзерләнәләр. Алар социаль эш буенча белгеч С. А. Савинова белән бергә үз куллары белән бүләкләр ясарга булдылар. Аларның эшкә нинди азарт һәм теләк белән керешүләрен күрергә кирәк иде. Яшәүчеләр катырка шаблоннарны беркеттеләр, дүрт юллы матур шигырьләр уйлап чыгардылар.

«Интернат-йортның сөйкемле хатын-кызларына бүләк ошар дип уйлыйбыз, чөнки без бик тырыштык һәм аларны сөендерергә теләдек», – ди социаль хезмәтләр алучы Геннадий Ильич Шабаллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International