Ютазы районы укучылары белән туган тел кыйммәте турында сөйләштеләр

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Ютазы районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Туган тел һәркайсыбыз өчен кадерле» дигән темага дәрес узды. Әлеге чара балигъ булмаганнарда иҗтимагый күренеш буларак телгә карата кызыксыну уяту, туган телгә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

Әңгәмә барышында катнашучы балалар үзләренә билгеле булган телләрне атадылар, туган телләре турында сөйләделәр. Дәрес «Туган тел» җырын тыңлау, туган як турында шигырьләр уку һәм «Тәрҗемәче» уены белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International