3 нче март көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган шигъри флешмоб узды. Теләгән һәркем үз талантларын күрсәтә алды. Балалар һәм өлкәннәр үзләренең яраткан авторларының шигырьләрен укыдылар.
Кычкырып уку кызыклы да, дулкынландыргыч та. Акциядә катнашучыларның фикере шундый иде. Шуңа да карамастан, алар хисле һәм матур итеп укырга тырыштылар. Нәтиҗәдә һәркем уңай эмоцияләр һәм көн буена яхшы кәеф алды. Иң талантлы укучыларга татлы бүләкләр тапшырылды.