«Салават күпере» үзәгендә хезмәт алучылар бәйрәмгә бүләкләр әзерләделәр

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Бөгелмә районында Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге кәгазь пластикасы буенча мастер-класс үткәрде. Чара катнашучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм эмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән иде.

Социаль эш буенча белгеч Елена Крутякова һәм психолог Галина Артеполихина балигъ булмаган хезмәт алучыларга конфет һәм гофрлы кәгазьдән чәчәк бәйләмнәре ясарга тәкъдим иттеләр. Эш барышында балалар үзара актив аралаштылар, бүләкләрне матур итеп төрергә өйрәнделәр. Кызлар үз куллары белән тырышып ясаган букетлар әниләр һәм әбиләр өчен бәйрәмгә менә дигән бүләк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International