Яшь казанлыларга юлда куркынычсыз үз-үзеңне тоту турында искәрттеләр

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Куркынычсыз үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру буенча профилактик эш кысаларында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар өчен дәрес үткәрделәр. Чара ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә үткәрелде.

Инспекторлар балаларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр, җәяүлеләр һәм велосипедчылар хәрәкәтен көйләүче билгеләр күрсәттеләр. Шулай ук дәрестә катнашучыларга тематик видеоролик күрсәтелде.

Чара ахырында балигъ булмаган балалар бүләккә яктылык кайтаручы элементлар белән беләзекләр, буяу китаплары һәм «Балачакның игелекле юлы» газетасын алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International