Психолог җитәкчелегендә Бөгелмә яшүсмерләре эмоцияләр дөньясын өйрәнәләр

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Бөгелмә районының «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Галина Артеполихина балигъ булмаганнар белән төркемле дәрес үткәрде. Чара эмоциональ сфераны, хәтерне, ассоциатив фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән иде.

«Семейка Гномс» метафорик карталар ярдәмендә, «Эмоцияләр мозаикасы», «Мимнар», «Мин бүген нинди?» күнегүләрен башкарып, балалар кызыклы форматта хис-тойгылар дөньясын өйрәнделәр. Балалар явызлык, үпкә, гаҗәпләнү, шатлык яки курку хисләрен тудыра торган хәлләрне карадылар. Катнашучылар теге яки бу хәлгә үзләренең һәм башка кешеләрнең эмоциональ реакциясен фаразладылар.

Ахырда психолог балаларга кабат очрашырга һәм метафорик карталар белән эшләүне дәвам итәргә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International